Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрдановның "Хезмәт даны" газетасында басылган мәкаләсендә ("Таип Яхин нәселенә бәйле кайбер мәгълүматлар", 2001 ел, 30 июнь) XIX гасыр ахыры - XX гасыр башында татар дөньясында күренекле шәхесләрдән саналган, исеме хәзергә кадәр Кукмара районы халкына аз таныш булган мәгърифәтче якташыбыз Таип Яхинның (1844-1910) үзе һәм нәсел-нәсәбе хакында бай һәм кызыклы мәгълүмат тупланган. Әйтергә кирәк, әлеге шәхеснең тормыш юлы һәм эшчәнлеге моңа кадәр галимнәр тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, хәтта биографиясенең кайбер төп даталары да ачыкланмаган иде. Ә Р.Ф.Мәрданов исә, архив материалларына нигезләнеп, аның туган урынын, туган елын-аен, ата-аналарының исемнәрен төгәл күрсәтә - элек Мамадыш өязенә кергән Байлангар авылы, 1844 елның ноябре, атасы - Гыйльман Яхъя угылы, анасы - Васфиҗәмал Хәмит кызы. Шулай ук Яхиннар нәселенең бер тармагы тулы тасвирлана, башка өстәмә мәгълүматлар да бирелә.
Ә безнең бу мәкаләбез Таип Яхинга бәйле бер кыйммәтле тарихи "документны" дөньяга чыгару максатыннан язылды. Сүз бу шәхеснең кабере өстенә моннан 90 еллар элек куелган гарәп язупы таш турында бара. Аның текстында Т.Яхинның вафаты турындагы төп мәгълүматлар теркәлгән, иң мөһиме вафат булу датасы төгәл күрсәтелгән.
Казанның Яңа Бистәдәге Татар зиратына барып, бер генә тапкыр булса да бөек шагыйребез Габдулла Тукайның каберенә баш игән, рухын яд иткән милләттәшләребез әлеге кабер ташын күрмичә китә алмыйлар. Тукай кабереннән биш-алты гына адымда, үзәк юл буенда басып тора бу мәһабәт таш. Язуларын укый алмауны, кем ташы икәнен белмәүне сәбәп итеп, битараф күңел белән үтмәсеннәр иде аның яныннан. Монда татар халкын мәгърифәткә илтүдә күп көч куйган, мәктәп-мәдрәсәләр өчен дәреслек-хрестоматияләр төзеп бастырган, чит телләрдән күп әсәрләрне татар теленә тәрҗемә иткән гыйлем иясе һәм мөгаллим, кукмаралыларның хаклы рәвештә горурланырлык якташы Таип Гыйльман угылы Яхин күмелгән.
Бу күренекле шәхес турында мәгълүматлар кабер ташындагы язмада түбәндәгечә бирелә:
Күлли мән галәйһа фанә (мәгънәсе: Жир йөзендә бар да фани, ягъни үлемгә дучар булачак).
Сахибел-мәркадь Казанда дарелмөгаллимин
Әл-мирия голуме диния мөдәррисе мелла Таип
мелла Гыйльман угылы Яхин 65 яшендә
1328 сәнәи һиҗриядә рабигыйль-әүвәлнең 24ендә
1910 сәнәи миладия мартның 22 сендә даре бәкайә
интикаль итте. Җәгалә Аллаһу кабериһи раузати мин рийазыйль-җәннәти (соңгы җөмләнең мәгънәсе: Аллаһы каберен җәннәт бакчаларының берсе итсен).
Кабер ташының калыбы (формасы) традицион, үлчәмнәре чагыштырмача зур (143x43x21 см), табигый бурташны (известнякны) эшкәртеп ясалган, хәзерге көнгә кадәр сакланышы яхшы. Ян-якларына да, алгы яктагы кебек, гарәп язуының "тәгъликъ" дип аталган төре белән уеп язулар язылган, алар гарәп телендәге изге теләкләрдән, үлемнең котылгысызлыгын искәрткән җөмләләрдән тора.
Югарыда әйтелгәннәр әүвәлге каберташ язмаларының аерым кешеләр тормышындагы кайбер мөһим сәхифәләрне ачыкларга ярдәм итә торган һәм халкыбызның гомум тарихын баета торган кыйммәтле чыганаклар булуын да тагын бер кат раслый.
Күренекле якташыбыз Таип Яхинның тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз.
Ирек ҺАДИЕВ, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
Сүзлекчә:
Сахибел-мәркадь - бу кабер иясе
Дарелмөгаллимин әл-мирия - ир-ат укытучылар хәзерли торган хөкүмәт уку йорты, бу очракта Казан татар укытучылар мәктәбе күздә тотыла
Голуме диния мөдәррисе - дин дәресләре укытучысы
Мелла - мулла
Сәнәи һиҗрия - мөселман ел исәбе
Сәнәи миладия - христиан ел исәбе
Даре бәкайә интикаль итте - мәңгелек дөньяга күчте.
Рәсемдә: Казанның Яңа Бистә зиратында Таип Яхин кабер ташы. 1910 елларда куелган.
«Хезмәт даны" газетасы (ТР Кукмара районы).— 2002,— 14 июль