Зират юлы. Яңа Бистәдәге иске татар зиратының ошбу «урамы» мине сөекле Тукаебыз, мәшһүр Әмирханыбыз каберләренә илтә. Инде Мәрҗани каберен дә зиярәт итим. дип юл буйлап барам. Монда килгән саен барлап китә торган гарәп язулы әүвәлге кабер ташлары каршында тукталып калам. Ташка искиткеч осталык белән уелган язулардан күзләрем йөгереп үтә. Безнең өчен билгеле булмаганнарның каберташ язмаларын уку күңелдә ата-бабаларыбыз истәлеген яңарта. Алар турында ниндидер яңа мәгълүматлар, да өстәлгәндәй була.
Күптәннән үк игътибарымны җәлеп иткән бик үзенчәлекле кабер ташына якынлашам. Үзенчәлеге шунда: ул үзенең урнашуы белән үк гаҗәеп бер «табигать могҗизасы» тудырган. Кабер ташына терәлеп үскән йөзьяшәр тирәк агачы аны үз куенына сыендырган, бер ягыннан һәм түгәрәкләнеп торган өстеннән кочып алган (1 нче фоторәсем). Әйтерсең, вакыт дигәннең рәхимсез җилләреннән, җимергеч көченнән аны сакларга теләгән. Кабер ташы зираттагы борынгы ташларның күбесе кебек аумаган-авышмаган, язуы да бик ачык укыла. Тексты түбәндәгечә:
«Күлли нәфсин заикател-мәүт» (мәгънәсе, һәрбер җан иясенә үлем киләчәк. — И. Һ.)
Һиҗри илән 1322 сәнәдә (һиҗри ел исәбе белән 1322 елда: миладига күчерсәк 1904 елга туры килә. — И. Һ.)
Маһи сәфәр 28 ендә пәнҗешәмбе көн (сәфәр аеның 28 ендә, пәнҗешәмбе көн).
Даре бәкаййә интикаль әйләде (мәңгелек йортка күчте).
Бәдриҗиһан бинте Мелла Гыймадеддин (Мелла Гыймадеддин кызы Бәдриҗиһан).
Зәүҗәи Мүхәммәдсадыйк бине Мөхәммәдҗан (Мөхәммәдҗан улы Мөхәммәдсадыйкның хатыны).
...Яшендә... (Бу соңгы юл укылмый, туфрак белән күмелгән. — И. Һ.)
Кабер ташы — әһәмиятле тарихи чыганак, халкыбыз мәдәниятенең бәһасыз ядкаре. Ә бу таш — ерак гасырлардан килгән Болгар-татар эпиграфикасы традицияләрен XX йөз башы каберташ истәлекләрендә чагылдыруның матур бер үрнәге.
Табигать тарафыннан тудырылган бу тирән мәгънәле күренеш һәм, әлбәттә инде, кабер ташы белән фәнни яктан кызыксынуым элекке бер килгәнемдә фоторәсемгә төшерергә мәҗбүр иткән иде.
Бүген күзләрем ни күрә?! Йә ходай! Заманыбыз вәхшиләренең кулы бу изге истәлекнең дә башына җиткән. Какшамаслык булып агачка береккән истәлекне нинди ысуллар беләндер куптарганнар, каерганнар, ваткалаганнар һәм бөтенләй күздән үк югалтканнар. Агачка уелып кергән урыны да, язуның ике-өч хәрефе шайләнә торган сынык төберчеге генә калган, (2 нче фоторәсем). Кем, нигә, нинди максат белән кылган бу вәхшилекне? Янәшәдәге кабергә чардуган һәм бетонлап таш куйганда ниндидер комачаулык тудырган өчен генә юк иткәннәрме йөз елга якын торган кабер ташын? Бәлки аның ватылган кисәкләрен дә, кайдадыр илтеп ташламыйча, шул ук бетон нигезгә салып катырганнардыр. Исемен дә, кем икәнен дә белмәстән, таш алдына тезләнеп манкорт вәхшигә күңелемнән бәддога укыйм. Ташның сынык ап-ак төбенә күз яшьләрем тама. Якын сердәшен югалткан карт тирәк тә елый сыман... Әби-бабаларының изге ядкәрен хөрмәт итмәгән, туздырып ташлаган адәмнең үз туганы истәлеген мәңгеләштерергә омтылуыннан ни мәгънә?!
Фәнни эшем борынгы эпитафияләрне (кабер ташларын) тарихи чыганаклар сыйфатында өйрәнү белән бәйле булганга, Яңа Бистә зиратына бу очрактан соң да еш килгәләдем. Моңа охшаш хәлләргә, җан әрнетерлек күренешләргә тагын тап булдым. Шуларның берсе 3 нче фоторәсемдә сурәтләнгән. Чардуган белән әйләндереп алынган ярыйсы ук затлы, айлы-йолдызлы ак төстәге бу кабер ташының нигезендә кемнең сөякләре ята дип уйлыйсыз? Туфрак астыннан бераз өлеше күренеп торган (фоторәсемдә дә күренә) нигез-терәк вазифасын үтәгән соры таш — шулай ук әүвәлге кабер ташы.
Ата-бабаларыбыз истәлекләрен хәкарәт итүне чүпкә дә санамаган мондый имансызларның үзләрен дә очратканым булды. «Өлкән туган» телендә сөйләшүче, ләкин үзебезнең милләттән булган өч-дүрт адәм чардуган куйганда (күрәсең, уңайсызлыктан җиңел котылу максаты беләндер), якында гына торган Мөхәммадзакир Таһиров-Күлтәси (күренекле мәгърифәтче, философ, астроном Шәмседдин Күлтәсинең бертуган энесе) кабер ташын урыныннан куптарып, читкә алып ташлаганнар иде. Фотоаппаратымны аларга төбәп берничә мәртәбә чыртлатканны күргәч шикләнделәр, ә иңде якын килеп, аларның бу гамәле хакында зират идарәсенә җиткерәчәгемне һәм җавап тотарга туры киләчәген белдергәч, ташны кире үз урынына бастырып куярга мәҗбүр булдылар. Ләкин монысы — вәхшилек гамәленә киртә куелган аерым бер очрак кына. Шуңа күрә Яңа Бистә зиратына аяк атлап кергән саен күңелемне авыр уйлар били.
Ни булды безгә? Милли горурлык хисе, гасырлар буена тупланган изге төшенчәләр һәм, нихаять, әхлак, намус-вәҗдан халкыбыз күңеленнән тулысынча югалып барамы? Тарихыбызның кыйммәтле чыганагы булган кабер ташларына, ата-бабаларыбыз истәлеген саклаучы зиратларга мөнәсәбәтебез шуны раслый түгелме?
Әүвәлге кабер ташларының күбесенә «бу көн бәңа килән ярен сәңадыр» (бүген миңа килгән иртәгә сиңадыр. — И. Һ.) дигән сүзләр уелган. Алар фани дөньяда беребезнең дә мәңгелек түгеллеген искәртә. Уйланыйк әле, милләттәшләр! Без җирләнәчәк зиратларга, каберләргә, бездән соң калачак кабер ташларына яңа буын килеп баш иярме, зиярәт кылып «истәлегебезне яд, рухыбызны шат» итәрме? Әгәр моңа өметләнәбез икән, зиратларыбызга мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртү өчен барысын да эшләргә тиешбез. Ниһаять, зиратларыбызны диния нәзарәте, мәчетләр карамагына тапшырып, аларда мәрхүмне соңгы юлга озатуның, гүргә иңдерүнең мөселманча йолаларын башкару белән генә канәгатьләнеп калмыйча, кабер ташлары ясау һәм куюның, аларга язулар, бизәкләр төшерүнең, каберләрне һәм аларга куелган ташларны саклауның бабаларыбыз төгәл үтәгән тәртипләрен дә тергезә башлау вакыты җитте.
Ирек ҺАДИЕВ.
“Шәһри Казан” газетасы, 26 май, 1994 ел.