Үткән ел «Идел» журналында басылган мәкаләдә1
Казандагы Яңа Бистә зиратының әүвәлге
кабер ташларына, XIX йөзгә һәм XX йөз
башына караган әһәмиятле тарихи-эпиграфик
чыганаклар буларак, гомуми анализ-тасвирлама биргән идек.
Ата-бабаларыбызның изге истәлеген саклаучы, халкыбыз
тарафыннан иң олы хөрмәткә һәм
сакчыл мөнәсәбәткә лаеклы бу кабер
ташлары арасында тарихыбыз өчен аеруча кызыклылары, кыйммәтлеләре
бар. Журналның алдагы саннарында аларга аерым-аерым тукталып,
график рәсем-күчермәләрен, хәзерге
шрифт белән язмаларын (текстларын), кыскача тасвирламаларын
һәм кабер ташының иясе турында да кайбер мәгълүматларны
биреп барачакбыз.