Аяныч ки, кайчандыр, ни сәбәптәндер,
Габделхөй Казанскийның
кабер ташы кабере өстеннән куптарылып, читкә алып
ташланган. Ике ел элек бу таш башка берничә кабер ташы белән
бергә зират коймасы буенда,
капкадан кергәч тә сул якта кадерсез, ташландык хәлдә тора иде. Бүген алар аннан да юкка
чыккан, кая киткәне дә билгесез. Бу сорауга, бәлки,
зират идарәсе җавап бирер?