Әл-кабер гыйбрәтән (мәгънәсе: Бу кабер фани дөньядагыларга гыйбрәт булсын.— И.Һ.)
Мәркадә әбүл-Галим Мөхәммәдҗан ибне Биниамин Әл-Баруди тәваффа пигыйшринә (...) мии шәһри зөлхиҗҗә сәнәти сәбгу вә гыйшрин вә сәләсә миәтин вә әлфин (бу юлларның мәгънәсе; Галимнең, ягъни Галимҗанның атасы Мөхәммәдҗан Биниамин углы Әл-Барудиның кабере. Мең өч йөз егерме алтынчы елның зөлхиҗә ае егермесендә (...) вафат.— И.Һ.). 1326 сәнә— 1308 сәнә гань сәмәния вә сәбгыйн (җитмеш сигезләрдә, ягъни җитмеш сигез яшьләр тирәсендә.—И.Һ.). 31 декабрь.
Аңлашылганча, бу — Мөхәммәдҗан Галиев-Барудиның — XX йөз башы күренекле дин эшлеклесе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең оештыручысы, җитәкчесе һәм мөдәррисе, дини-фәлсәфи һәм мәгърифәт мәсьәләләренә багышланган күп хезмәтләр авторы: «Дин вә әдәб» журналы мөхәррире, 1917—1921 елларда мөфти булып торган Галимҗан Барудиның әтисенең кабер ташыннан алынган график күчермә. Мөхәммәдҗан Баруди үзе дә татарларда диннең һәм гыйлемнең тәрәкъкые өчен малын һәм көчен кызганмаган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен беренче бинаны ул төзеткән, нәкъ менә Мөхәммәдҗан исеменә нисбәт ителеп, мәдрәсә шулай аталган. Анда укучы шәкертләрнең ихтыярларын канәгатьләндерерлек матди шартлар тудыруда да өлкән Баруди зур өлеш керткән. Сәүдәгәр буларак, милли аяк киемнәре белән сату иткән, аның тауарлары Мәкәрҗә, Эрбет ярминкәләрендә дан казанган.
Мөхәммәдҗан Баруди кабер ташының берничә кызыклы үзенчәлеге бар. Аның арткы ягына Мөхәммәдҗанның 1310 елда вафат булган хатыны — Галимҗан Хәбибулла кызының исеме язылган, ягъни ике кабергә бер таш куелган. Ике текстта да даталар цифрлар белән генә түгел бер-рәттән һиҗри ел исәбендә сүзләр белән гарәпчә да бирелгән. Болар — шушы чор каберташ истәлекләре өчен гадәти булмаган, сирәк очрый торган үзенчәлекләр. Ташның бер кырында: «Пурхауай (Пороховой,— И. Һ.) Мөхәммәдҗан хаҗи вә зәүҗәсе (хатыны —И.Һ.) Фәхренниса ханым» дип язылган, икенче кырына: «Бикаләми Габделбарый әл-Мөэмини әл-Баруди» дип, язмаларны башкаручының исеме чокылган. Таш калын түгел, ләкин буй һәм киңлек үлчәмнәре чагыштырмача зур. Традицион калыпта табигый бурташтан (известняк) ясалган.
Ирек ҺАДИЕВ
«Идел» журналы 11/1994