Кабер ташларын фотога төшереп алдылар һәм укыдылар : Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев. Аңлатмаларны Рәфхәт Зарипов төзеде.
Алгы ягында:
Арткы ягында:
Үлчәмнәре:167 х 45 х22 (см)
Уң ягында:
Сул ягында:
Үлчәмнәре: 107 х 36 х 22 (см)
Үлчәмнәре: 105 х 41 х 16 (см)
Үлчәмнәре: 126 х 37 х 26 (см)
Үлчәмнәре: 98 х 35 х 15 (см)
Үлчәмнәре: 89 х 40 х 15 (см)
Үлчәмнәре: 81 х 30 х 10 (см)
Үлчәмнәре: 97 х 35 х 14 (см)
Үлчәмнәре: 135 х 37 х 27 (см)
Үлчәмнәре: 125 х 39 х 24 (см)
Үлчәмнәре: 76 х 36 х 13 (см)
Үлчәмнәре: 131 х 38 х 20 (см)
Үлчәмнәре: 76 х 35 х 18 (см)
Үлчәмнәре: 82 х 31 х 10 (см)
Үлчәмнәре: 94 х 31 х 11 (см)
Үлчәмнәре: 81 х 32 х 11 (см)
Үлчәмнәре: 111 х 35 х 17 (см)
Үлчәмнәре: 83 х 36 х 17 (см)
Үлчәмнәре: 100 х 34 х 13 (см)
Үлчәмнәре: 79 х 31 х 10 (см)
Үлчәмнәре: 87 х 30 х 12 (см)
Үлчәмнәре: 101 х 32 х 11 (см)
Үлчәмнәре: 108 х 35 х 11 (см)
Үлчәмнәре: 130 х 38 х 24 (см)
Үлчәмнәре: 88 х 21 х 11 (см)
Үлчәмнәре: 95 х 33 х 13 (см)
Үлчәмнәре: 95 х 36 х 13 (см)
2002 елның маенда Җәлил хәзрәт һәм ул вакыттагы хакимият башлыгы урынбасары Гарифҗан Мөхәммәтшин ярдәме белән Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре: директор урынбасары Ирек Һадиев, фәннәр кандидаты Раиф Мәрданов Түнтәр зиратына борынгы кабер ташларын укырга килделәр. Аларга юл күрсәтүче һәм ярдәм итүче буларак, авыл имамы Гомәр хәзрәт белән мин йөрдем. Моннан ике ел элек Гомәр хәзрәт белән икәү бу борынгы ташязъма истәлекләрне фотога төшергән идем. Ирек Һадиевка фотоларны алып баргач, ул язмаларның берникадәрен укыды. Әмма язулар шактый борынгы булу сәбәпле фотога тонык төшкәнлектән төгәл укырлык булмаганнары күп иде. Ул Раиф Мәрданов белән үзе Түнтәр зиратына килергә вәгъдә итте. Менә ул көн килде. Хакимият урынбасары автомобиленә утырып, фотоаппарат һәм үлчәү ленталары һәм блокнотлар белән коралланып алар килеп җитте. Без көне буе эшләдек.
Түбәндә ташъязма истәлекләрнең эчтәлеге бирелә. Галимнәр, билгеле ташъязмалардагы истәлекләрне башка төбәк зиратларындагы ташъязма истәлекләр белән чагыштырдылар. Безнең өчен кабер ташлары кемнәр тарафыннан һәм кем каберенә атап куелганлыгы кызыксындырды. Архивлардан алынган язмалар һәм авылдашларның шәҗәрәләрен өйрәнү нәтиҗәсендә кабер ташларының хуҗаларын берникадәр ачыкларга мөмкинлек булды. Гомәр хәзрәт белән бергәләп, зиратта язулары биредә бирелгән кабер ташларына шушы исемлектәге тәртип саннарын ак буяу белән язып чыктык.
1-2-3 кабер ташлары. Мөхәммәдгали ишанга, аның кызы Гафифәбану абыстайга һәм җәмәгате Гыйззениса абыстайга оныгы Мөхәммәднәҗип хәзрәт тарфыннан куелган. Ике таш һәм аларның язулары бик яхшы сакланган. Мөхәммәдгали ишан һәйкәлендә 4 яклап язылган язмалар барлыгы 22 рамка эченә алынган. Өченче ташның фундаменты нык булмаганмы, ауган, берничә кисәккә бүленеп ватылган.
4-5,8-9-10-11-12 кабер ташлары. Авылның танылган сәүдәгәре, Уфада яшәгән Габделлатыйф хаҗи Хәкимов тарфыннан куелган. Кабер ташлары 7 булса да, алар 4 кабер иясенә куелганнар. Баштарак куелганнары, соңарак кыйммәтлерәге белән алмаштырылган. Әмма башта куелганы да, соңыннан кулганнары да бик яхшы сакланганнар. Соңгы куелган 4 ташның югарыгы очында буш уентык бар. Мөгаен ул уентыкларга кыйммәтле металлдан айлар беркетеп куелган булгандыр. 4-5 ташлар Габделлатыйф абзыйның әтисенә багышланган, 8-9 ташлар улы Мөхәммәдгарифка аталган, 10-11 әнисе Мөфлиха Тимербулат кызына, 12 таш бертуган абыйсы Мөхәммәдгалигә атап куелган.
7 кабер ташы. Мулла Мозаффарның (отставкадагы унтер офицер) җәмәгате Бибигаишә абыстайга аталган. Аның улы танылган мәгърифәтче, Малмыжда беренче рус-татар училищесен оештыручы Мөхәммәткамал Мозаффаров. Таш аның тарафыннан куелган булыр. Ул шактый еллар Габделлатыйф Хәкимовта хезмәт иткән. Кабер ташын да аның белән бергә Уфада эшләтеп, Түнтәргә алып кайткан булуы бар.
6 кабер ташы. Оренбургтан Түнтәргә килеп Шәмсетдин хәзрәт (Мөхәммәдгали ишанның кияве) мәдрәсәсендә укыган шәкерт Габдулла Гаясетдин улына куелган.
13 кабер ташы. 38 яшьлек Бибигазизә Сәйфелмөлек хаҗи кызы Мөхәммәдзакир җәмәгатенеке. Авыл тарихында Сәйфелмөлек хаҗи исеме табылмады. Бу һәйкәл Мөхәммәдгали ишан каберлегенә якын гына. Шунлыктан, Мөхәммәдгали уллыкка алып үстергән Мөхәммәдзакир хәзрәтнең беренче җәмәгате булырга мөмкин. Мөхәммәдзакирның үз гомерендә 11 тапкыр хаҗда булы билгеле. Закир абзыйның улы Юсупов Әмин ага Түнтәрдә яшәде. Оныклары авылда тормыш җебен дәвам итә.
14 кабер ташы. Шәмсетдин улы Шиһабетдинныкы. Шәмсетдин 1958 елгы язмада №15 хуҗалыкта теркәлгән. Түнтәрнең икенче имамы Госман Гомәровның абзыйсы диелгән. Госман хәзрәт минем дүртенче бабам Сәгыйтьнең (Мөхәммәтзариф-Сабит-Сәйфетдин-Сәгыйть) бертуган абыйсы.
15 кабер ташы. Фәхрениса Фәтхулла кызына һәм ире Шәрәфетдин Гаделша улына куелган. Бу кешеләр 1858 елгы исемлектә №64 хуҗалыкта теркәлгән. Бу гаилә Зәбировларга бәйләнгән, Шүрәле тыкрыгында яшәгән булырга тиеш. Нәселе Таһир мулла дип танылган җепкә тоташа булыр. Бу нәселне дәвам итүчеләр XX гасыр башында яшәгән Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗаннар. Оныклары исә бу нәселне Түнтәрдә дәвам итүче Гозәеровлар, Хөсәеновлар, Газизуллиннар булырга тиеш дип уйлыйм.
16-17-18-19-20-21 кабер ташлары. Түнтәрдә яшәп зур сәүдәгәр Мифтахетдин бай нәселенә карый. 16 - Мифтахетдиннең абыйсы Камалетдиннеке, 17 - әтисе Сәгыйтьне, 18 - әнисе Бибимәфтуханыкы, 19 - Мифтахетдинның үзенеке, 20 — Мифтахетдин җәмәгате Бибиҗамалныкы, 21 - улы Гыйлметдиннеке. Мифтахетдинның тагын бер улы сәүдәгәр Гыйматдин булган. Аның җәмәгате Хәбибҗамал була. Гыйльметдин һәм Гыйматдин яшьләй вафат булалар. Йорт урыннында Корбангалиевлар яши. Ирләре вафатыннан соң Гыйльметдин хатыны Гөлсем Нурзада Мостафинга, Хәбибҗамал Мәхмүд Камалетдиновка тормышка чыга. Гайнетдин кызы Фәүзия Рәхмәтуллина (олы яшьтә, Түнтәрдә яши). Гөлсем апаның улы Мостафин Рәфхәт Түнтәрдә яши, Хәбибҗамалның улы Бари Кукмарада яши (Бари улы Заһид Мәхмүди Казанда язучы).
22 кабер ташы. Хөснетдин Фәтхулла улыныкы. 1858 елда №63 хуҗалыкта теркәлгән. Хөснетдин Фәтхулла Сәйфуллинның улы. 15 һәйкәл белән белән бәйләнгән һәм Таһир муллага тоташкан булырга тиеш.
23 кабер ташы. Мөхәммәтсадыйк Сәйфетдин улыныкы. 14 һәйкәлдәге Сәгыйть нәселенә керә. Оныклары Нормада (Рафис Рәфиков) һәм Казанда (Равилә Арсланова) яши. 2004 елда кабер ташына Гарифовлар һәм Арслановлар үтенече буенча таштагы язмаларны кирилл хәрефләренә күчереп, мәрмәр тактага язып, ташка беркетеп куйдым. Зөфәр Арсланов ватылган ташны тимер кыршау ярдәмендә беркетте.
24-25-26 кабер ташлары хуҗаларының нәселләре әлегә ачыкланмады.
27 кабер ташы. Бәдертдин Сәедборһан улы 1858 елгы язмада №23 хуҗалыкта теркәлгән.
28 кабер ташы. зиратның Исмәгыйловлар ягыннан кергәндә кечкенә капканың сул ягында Казан галимнәре тарафыннан укылмыйча калган. Галәведдин Тимербулат улыныкы булырга тиеш. 1895 елда вафат. Ташның үлчәмнәре 95х35х15 см. Пулатныкылар (Тимербулат) нәселеннән. Авылда бу нәселне дәвам итүчеләрдән: Мөхәммәтшиннар, Салихҗановлар һ.б.
Зиратта шулай ук танылган язучы журналист Габделхәй Ишмөхәммәтовның (Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның (Ишми ишанның) улы) кабер ташы һәм чардуганы бар. 1922 елда вафат. Ташны 1970 елларда сеңлесе Латыйфа апа куйдырган.
Шулай ук зиратта Ишми ишанның җәмәгате Ситдика абыстай кабере нә куелган таш (1939 елда вафат), Ишми ишанның оныклары.ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Айдаровның кабер ташы, икенче оныгы ТР атказанган уйлап табучысы Тәлгать Айдароының да кабер ташы саклана. (2001-2002 елларда вафатлар)
1-3 кабер ташларына карата
Сәйфуллин Мөхәммәтгали Сәйфулла улы (мелла Гали бине Сәйфулла бине Хабдрәшит бине Үтәгән бине Ярмәхәммәт бине Котлымөхәммәт бине Мөхсин әт-Түнтәри, Гали ишан) — дин эшлеклесе.
Түнтәрдә 1783 елда туган. Туган авылында, Соснада, Мәчкәрәдә Мөхәммәткәрим әл-Ашыти, Габдулла бине Яхья, Таҗетдин әл-Иштирәки һәм башка танылган мөдәррис-мөгаллимнәрдә укып белем ала. Гыйлемен дәвам итү өчен Бохарага китә, Гатаулла әл-Бохари, Сәхибзадә Миянфазыл Габделкадыйрлар хозурында укый. Әл-Бохари тәэсире астында булса кирәк, суфичылык белән нык кына мавыгып китә. Шуның белән Бохара ханының игътибарын җәлеп итә, аның ышанычын казана һәм аның йомышчысы-илчесе вазыйфасында Кытайга, Кабул, Лахор, Кандаһар, Пәшәвар, Дәһли кебек мөселман үзәкләренә сәяхәт кыла. Болар бөтенесе аның дини һәм дөньяви белемнәрен тирәнәйтә, әхлагын чарлый, фикерләү офыкларын киңәйтә, зур тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итә.
Гали ишан менә шундый шәхес буларак өлгереп, илле яше тулар алдыннан туган авылы Түнтәргә кайтып төпләнә һәм авыл мәчетенең имам-хатыйбы булып эшли башлый, зур мәдрәсә ачып җибәрә. Күпкырлы тирән белеме, күркәм шәхси сыйфатлары, аның өстенә дәвалау серләрен белүе тиздән аны үз заманының иң абруйлы, тирә-як әтрафта тиңе булмаган дин эшлеклесе буларак таныта.
Суфичылар мөршиде буларак аның мөридләре Россиянең төрле төбәкләренә тарала. Аның шәкертләренең күбесе татар дөньясында киң мәгълүм, аларны күпләп санарга мөмкин. Гобәйдулла Габәши, Шәмсетдин әл-Мазарастый, Ишмөхәммәт әт-Түнтәри (Ишми ишан) әнә шулардан.
Аның йогынтысында тирә-як авыллардагы марилар, удмуртлар арасында да ислам динен кабул итүчеләр була. Бусы ул заманда Россия хөкүмәтенә, православие чиркәвенә каршы дошманлык хәрәкәте буларак бәяләнә һәм аның өчен каты җәза билгеләнгән. 1848 елда, мәсәлән, өяз үзәгеннән килеп, шушының өчен ишанның халык алдында тән җәзасына (чыбыклауга) тартылуы мәгълүм.
Гали хәзрәт Ш.Мәрҗани һәм башка прогрессив карашлы кешеләрнең реформаторлык эшчәнлеген яклаган, үзе дә яңалыкка, прогресска омтылган. Әмма шул ук вакытта мәктәп-мәдрәсәләрдә рус телен укытуга каршы булган.
Ш.Мәрҗани Гали ишанны имам буларак та, шәхес буларак та искиткеч югары бәяләгән. «Мәмләкәтебездә булган ишаннарның бөтенесеннән белемлерәге, танылганрагы, дөресрәге һәм үрнәк булырлык кеше иде. Дөньясы киң, йорты, киемнәре, атлары, өй җиһазлары бик кыйммәтле һәм матур иде, бик күп китаплары булып, бик бай кеше иде», дип яза ул аның турында. Бер үк вакытта фикер кызулыгы, үтә бизәкләп сөйләве, аралашудагы тартыну-түбәнсенүе кебек сыйфатларын да телгә ала.
Гаяз Исхакый, Атилла Расих, Вахит Имамов һ.б. күренекле әдипләр үз әсәрләрендә тарихи вакыйгаларны сурәтләгәндә Гали ишанны еш искә алалар
Гали хәзрәт әт-Түнтәри ике мәртәбә югары дәрәҗәле Накшбанди (Мәрхәмәтлелек) ордены белән бүләкләнгән сирәк затларның берсе.
1874 елның рәҗәп аенда вафат булган һәм Түнтәр авылы зиратына җирләнгән.
4-12 кабер ташларына карата
Хакимов Габделлатыйф Габделхаким улы — сәүдәгәр, меценат.
1840 елда Түнтәр авылында туган. Түнтәр мәдрәсәсендә укыган. Россия мөселманнары арасында иң атаклы сәүдәгәрләрнең берсе Хакимовлар династиясенең икенче буыны. Бу династиядән эре сәүдә эшләрен башлап җибәрүче кеше Габделхаким Габделхалик улы (1810 елда туган) Түнтәр авылына нигез салучыларның берсе Укчы (Үкәч) токымыннан.
Габделхаким тирә–як авылларда һәм шәһәрләрдә сату итеп беренчел капитал туплагач бу эшкә үсеп килүче улы Габделлатыйфны җәлеп итә һәм аңа мануфактура товарлары белән сату итүне башлап җибәрергә булыша. Сәүдә эшенә маһирлыгын танытып Габделлатыйф унтугызынчы гасырның соңгы чирегенә Малмыж өязендәге иң эре сәүдәгәрләрнең берсе, Малмыж сәүдәгәрләренең икенче гильдиясе әгъзасы булып аяк баса. Аның Түнтәрдә, Балтачта, Яңгулда, Малмыжда еллык сату әйләнеше берничә мең сум белән исәпләнгән кибетләре була.
Шушы чорда Г.Хакимов изге Хаҗ сәфәре кыла, хәйрия эшләренә кушылып китә. Имам һәм мөдәррис Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов үтенече буенча 1887 елда үз хисабына Түнтәрдә икенче мәчетне төзетә. Аның эшләре киң колач белән, уңышлы бара. Ул икмәк җитештерү һәм сату эшен башлап җибәрә. Чаллыда, Минзәләдә, Бөгелмәдә, Уфада үз эшчәнлеген җәелдерә. Егерменче гасыр башына Уфада беренче гильдияле сәүдәгәр була. Уфада гаять зиннәтле йорт салдыра, даими шунда яши. Сәүдә эшенә ике улын да җәлеп итә—Мөхәммәтшакир Бөгелмәдә төпләнә, Мөхәммәтнәҗип Уфадагы эшләрен җитәкли.
Г.Хакимов үзенең хәйрия эшләрен тагын да киңәйтеп җибәрә. 1906 елда ачылган атаклы «Галия» мәдрәсәсен салуга зур өлеш кертә. Шул ук елда төзү өчен Уфа мөселманнары күптән сорап йөргән дүртенче мәчетне төзәргә патшадан рөхсәт алына. Бу мәчетне төзүне Г.Хакимов үз өстенә ала—ул тиз арада төзелә һәм 1908 елның июль аенда ишекләрен ача. Кирпечтән салынган, ике катлы, ике манаралы, гаҗәеп мәһабәт бу мәчет «Хакимия» мәчете исемен ала. Тиздән ул үз хисабына мәчет каршында ир балалар өчен 300 урынлы мәдрәсә, кыз балалар өчен 400 урынлы мәктәп төзетә. Шулай итеп, Уфада «Хакимия» мәдрәсәсе барлыкка килә. Бу мәдрәсәдә заманының иң алдынгы карашлы тәрбияче – мөгаллимнәре хезмәт иткән. Ислами мәгарифтә киң танылган «Әхкяме Ислам» дәреслеге авторы Әхмәтфазыл бине Әхмәткәрим исемен атау гына да моңа саллы дәлил.
Г.Хакимов әлеге мәчет һәм мәдрәсәнең барлык көндәлек чыгымнарын да үз өстенә алган.
1929 елда бу мәчетнең манаралары киселә, 1930 елда мәчет һәм мәдрәсә ябыла, аларның биналары, Г.Хакимовның шәхси йорты дәүләт карамагына алына. 1992 елда алар кабат мөселманнарга кайтарылды. «Хакимия» мәчете, «Хакимия» мәдрәсәсе бүген кабат мөселманнарга хезмәт итә.
Беренче Бөтендөнья сугышы гарасатында да Хакимовлар хәйрия эшеннән читтә калмыйлар—алар яралыларны дәвалау һәм аларга матди ярдәм итү өчен ярдәм фонды оештаруда башлап йөрүче булалар, үзләреннән зур өлеш кертәләр, башка мөлкәтле кешеләрне дә үрнәкләре белән шуңа өндиләр. Алар шулай ук ятим балалар приютларына, мохтаҗларга даими ярдәм итеп торалар. Мәсәлән, Г.Хакимовның «Усмания» мәдрәсәсе, сәүдә мәктәбе, коммерция училищелары өчен зур суммада хәйрия бирүе мәгълүм. Авылдашы меценат М.Мозаффаровның аны Малмыждагы татар мәгърифәт учакларына ярдәмгә дә җәлеп иткәнлеге билгеле.
1911 елда Уфа мөселман җәмәгатьчелегенең үтенече буенча саллы игелек эшләре өчен Г.Хакимовка һәм аның уллары Мөхәммәтнәҗип һәм Мөхәммәтшакирга Потомственный Почетный Гражданин России дәрәҗәсе бирелә.
Г.Хакимов үз чорының прогрессив фикерле кешеләре белән, шул исәптән Р.Фәхретдин, бертуган Бубилар белән якыннан аралашып яшәгән.Ул үз предприятиеләрендә хезмәт итүчеләргә игътибарлы булган, аларның көнкүреше турында даими кайгырткан. Дин кануннарын да төгәл үтәгән.
Октябрь инкыйлабыннан соң Хакимовларның тормышы таркала, алар даими эзәрлекләү астында калалар. Шуның өчен дә аларның революциядән соңгы язмышлары тәгаен билгеле түгел. Кемнәрдер эзәрлекләүләрдән качып аларны чит илгә киткән дигән фикердә, икенчеләр исә репрессия корбаны булуларын әйтәләр. Икенче версия хакыйкатькә якынрак булырга ошый.
Хакимов Мөхәммәтшакир Мөхәммәтлатыйф улы — сәүдәгәр, меценат.
Түнтәрдән чыккан атаклы Уфа сәүдәгәре Мөхәммәтлатыйф Хакимовның улы. Түнтәрдә туган. Туган елы тәгаен генә билгеле түгел. Сәүдә эшләре үтә киңәеп киткәч әтисе Мөхәммәтшакирны үзенең Бөгелмә төбәгендәге предприятиеләренә хуҗа итеп билгели. Ул монда 1890 еллар тирәсендә килеп төпләнә, Әлмәтнең ул чордагы исемле сәүдәгәре Исхак бай кызына өйләнә. Беренче көннәреннән үк сәүдә эшен уңышлы оештырып, киңәйтеп җибәрә. Аның уңышын замандашлары кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел, юмарт булуы белән аңлаталар.
1910 елга М.Хакимов инде бу төбәкнең иң күренекле бае, икенче гильдияле сәүдәгәр булып җитешә. Әтисе үрнәгендә ул хәйрия эшләрендә актив катнаша. 1905 елда Түнтәрдә әтисе төзеткән икенче мәчет каршында кирпечтән ике катлы, 150 кв. метр мәйданлы мәдрәсә салдыра. Бик актуаль булган эш—Бөгелмә шәһәрен төзекләндерү өчен зур чыгымнар тота. Үз хисабына шәһәр үзәгендә парк, аның уртасында күл булдыра, шәһәр янәшәсендә урман утырттыра. Боларны бөгелмәлеләр әле бүген дә «Хаким бай паркы», «Хаким бай күле», «Хаким бай урманы» дип йөртәләр.
1912 елда М.Хакимов Бөгелмәнең үзәгендә хәзерге көндә Бөгелмәнең визит карточкасы саналып, «Хаким бай йорты» дип аталучы ике катлы зиннәтле йорт төзетә. Үзенчәлекле архитектура стилендә төзелгән бу бинаның беренче катында кызыл мал белән сәүдә кайнаган, ә икенче катында эшлекле очрашулар клубы булган. 1912 елда монда аның инициативасы белән беренче мәртәбә кино күрсәтелгән. Совет чорында да бу йорт әле озак еллар кинотеатр итеп файдаланылган. «Ул халкыбызның факыйрьлеген, наданлыгын, түбәнлеген бетерү өчен көрәшүче булып тарихка керде», дип язалар газеталар аны күмгән кайгы көннәрендә.
Хәйрия эшләрендәге тырышлыклары өчен 1911 елда әтисе һәм энесе белән бергә Потомственный Почетный Гражданин России дәрәҗәсе бирелә
Октябрь инкыйлабыннан соң М.Хакимов репрессия һәм кимсетелүләргә дучар була. Ул шушы революция дулкыннарында югала. Чит илгә киткәндә Кытай чигендә фаҗигале төстә һәлак булган дигән фаразлар бар.
7 кабер ташына карата
Мозаффаров Мөхәммәткамал Мозаффар улы — меценат, җәмәгать эшлеклесе. Драмматург Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе
М.Мозаффаров гадәттән тыш гыйбрәтле язмышлы якташларыбызның берсе. Ул 1855 елның 16 декабрендә патша армиясендә 23 ел хезмәт итеп кайткан унтер-офицер гаиләсендә Түнтәрдә туган, шунда мәдрәсәдә белем алган. Аның балачагы авыр шартларда уза, шуңа күрә үз тормышын кору өчен кечкенәдән тырышлык күрсәтергә туры килә. 1868 елда унөч яше тулар-тулмас килеш Түбән Новгородка ярминкәгә китә. Шушында аның ике ел гомере төрле сәүдәгәрләргә хезмәт итеп үтә. 1870 елда шунда килгән бер сәүдәгәр белән килешеп Бәләбәй өязенә китә, 1876 елга кадәр аңа хезмәт итә.
1876 елда Мөхәммәткамал солдат хезмәтенә алына һәм өч ел хезмәт итеп кайткач, үзе язганча, «җайлырак эш булмасмы дип» Оренбургка китә. Бу вакыттагы хәлен ул болай тасвирлый: «Анда киткәндә кесәмдә ике сум акчам бар иде. Бу акчадан алтышар тиеннән көн саен өч тапкыр чәйгә, ике тиен йоклап чыгу өчен түләдем». Монда ул атаклы бай сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновка хезмәткә яллана, аңа 12 ел хезмәт итә. Шул чорда 1882 елда танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзинең иң олы апасы Фатыймага өйләнә.
1890 елда М.Мозаффаров туган ягына кайта. Ул Малмыжга килеп шунда яшәүче атаклы Түнтәр сәүдәгәре Габделлатыйф Хакимов кибетенә приказчик булып урнаша. Бу хезмәткә үзенең 18 ел гомерен багышлый. Шуннан соң гына әлеге Хакимовлар ярдәме белән үз эшен башлап җибәрә һәм сәүдә итә башлый, бераз капитал туплауга ирешә.
М.Мозаффаровның моннан соңгы тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүматлар бик сыек. Аның кайда, кайчан үлүе, кайда күмелүе дә әлегә билгеле түгел. 1923 һәм 1924 елларның җәендә Малмыжда аның янында җизнәсе буларак Шодага абыйсы янына кайтышлый М.Фәйзи кунак булып китә. 1925 елда Малмыжның крайны өйрәнү музеена биш ел тула. Шул уңай белән М.Мозаффаров музей хезмәткәрләренә җылы котлау хаты җибәрә. Бу аның турында безгә билгеле булган соңгы мәгълүматлар. Әмма безнең өчен аның тормышының шушы Малмыж чоры бигрәк тә гыйбрәтле.
М.Мозаффаров Малмыжга килеп урнашканда анда бары 12 генә татар гаиләсе була. Ул шуларның рухи терәгенә, рухи лидерына әйләнә. Ул вакытта өяз идарәсенең рәисе булган Малмыжның атаклы сәүдәгәре, революциядән соң Кытайга качып, соңыннан Америкага күчеп, шунда үлгәндә үзенең бөтен булган байлыгын Малмыжны төзекләндерергә дип васыять итеп калдырган В.А.Батуев белән эчкерсез элемтә урнаштыра һәм Малмыж янындагы Күкшел (Кошкино) авылында сүнәр-сүнмәс пыскып яткан татар мәдрәсәсен өяз үзәгенә күчерүгә ирешә. Шулай ук Малмыжда земство хисабына кызлар өчен уку-һөнәр мәктәбе ачтыра. Нәтиҗәдә теге мәдрәсә рус-татар училищесы булып тулы көченә эшли башлый. М.Мозаффаров үз хисабына бина төзеп училище укучыларына гомуми торак итеп файдалану өчен земство карамагына тапшыра, әлеге кызлар мәктәбенә туку-эрләү-бәйләү мастерское өчен бина салдыра. Үз хисабына ел саен аларны кәгазь, язу әсбаплары, дәреслекләр белән тәэмин итеп тора. Авыр хәлдәге укучыларны киендерү өчен ел саен 250 сум акча бирә, бу хәерле гамәлгә үзенә яхшы таныш булган сәүдәгәр Хакимовларны, үзе яшьлегендә хезмәт иткән, инде Рәсәйнең иң зур байларыннан берсенә әверелгән Хөсәеновларны да җәлеп итә. Гарәпчә һәм татарча укытыла торган кызлар мәктәбе өчен сүзлекләр эзләп ул чорның атаклы галимнәренә мөрәҗәгать итә.
М.Мозаффаровның бу гамәльләре кемнәргәдер ошамый, аны рус дәүләтенә каршы хәрәкәт алып баруда гаепләп Оренбургка сөрәләр— елдан артык сөргендә була. 1909 елда сөргеннән кайткач кабат үзенең шушы изге эшенә алына.
М.Мозаффаров бервакытта да бай, күп акчалы кеше булмый, әмма үз халкына хезмәт итүгә бөтен көчен, булган малын багышлый. Менә аның Малмыж музеенда сакланучы «Истәлек китабы»ннан берничә юл: «40 ел дәвамында мин төрле-төрле «хуҗалар»га хезмәт иттем. Бөтен тормышымда бер дә спиртлы эчемлекләр кулланмадым, тәмәке тартмадым. Мин гомерем буе милләтемә хезмәт итәргә тырыштым. Бөтен көчемне, энергиямне милләтемне агарту, милләтемә белем бирү, милләтемне тәрбияләү эшенә бирергә тырыштым. Бернинди материаль кыенлыклар алдында туктап калмаска тырыштым...». Бу тетрәндергеч истәлекләр 1924 елда язылган.