Татарстандагы иң хөрмәтле хәзрәтләрнең берсе Җәлил Фазлыев мөрәҗәгате белән узган елның май аенда Балтач районының Борбаш авылы зиратындагы борынгы кабер ташын укып-өйрәнеп, «Хезмәт» газетасында шушы хакта мәкалә бастырган идек. Дөрестән дә, 1675-1676 елларда Кечек улы Туктаргали исемле кешегә куелган бу таш — игътибарга лаеклы тарихи истәлек.
Мәкаләбез басылып чыккач, Балтач районының башка авылларында сакланып калган гарәп язулы кайбер кабер ташлары турында да мәгълүмат алырга теләүчеләр табылган. Алар Җәлил хәзрәткә мөрәҗәгать иткәннәр. Ә ул исә янә безне Балтачка чакырып китерде. Бу килүебездә (8-9 май көннәре) Яңгул, Шеңшеңәр, Ор, Смәел, Арбор һәм Түнтәр авылларында булып, барлыгы 56 тарихи ядкарь-ташны укып, текстларын күчереп, теркәп алдык, фоторәсемгә төшердек. Әлбәттә, болар арасында, традицион эшләнештәге һәм текстлары гадәти эчтәлектәге гадирәк кабер ташлары белән беррәттән, аеруча үзенчәлеклеләре һәм кызыклылары да бар. Бу мәкаләбездә шуларның берсе — Шеңшеңәр авылы зиратындагы гарәп хәрефле хикмәтле бер ташъязма белән таныштырабыз.
Озак еллар Шеңшеңәр авылында кооператив рәисе булган, хәзер Балтач районы хакимияте башлыгының урынбасары булып эшләүче Наил Гали улы Мөхәммәтгалиев бу таштагы язмаларның серен ачарга күптәннән теләп йөрүен әйтте. Зираттагы ташны аның ярдәме белән бик тиз эзләп таптык.
Биеклеге — 122, киңлеге — 43, калынлыгы 21 сантиметр булган бу кабер ташының сакланышы бик үк яхшыдан түгел. Өске өлешендәге чәчәк-яфраклы бизәге әүвәл гаҗәеп матур булгандыр, хәзер инде ул ватылып-уалып, кайбер фрагментлары гына калган. Ташның почмаклары буйдан-буйга кителеп, коелып, дүрт ягындагы язулары да өлешчә югалган. Текстларда теркәлгәнчә, әлеге истәлек ташы 1870 елның 25 маенда, 75 яшендә бу фани дөньядан киткән Бибифатыйма Мөхәммәдрәхим мулла кызына куелган. Аның кызыклыгы һәм фәнни әһәмияте шунда: ташъязмада Бибифатыйманың ата-бабалары теркәлгән 15 буынлы шәҗәрә бирелгән. Кабер ташына мондый күпбуынлы шәҗәрә язу — бик уникаль очрак. Татар шәҗәрәләре белгече һәм борынгы кабер ташларын өйрәнүгә дә зур өлеш керткән галим Марсель Әхмәтҗанов та бу уникальлекне раслады. Шәҗәрәдә саналган төп буыннар түбәндәгечә: Бибифатыйма — Мөхәммәдрәхим мулла — Мөэмин мулла — Сәфәр мулла — Юныс мулла — Иванай ишан — Габделкәрим — Габделхаликъ — Шансәб — Габделкадыйр — Габделкәрим хаҗи — Габдеррәхим Шами — Габделмәннан — Габдулла — Мәсгудь — Әбүсуфиян. Һәрбер буынга тарих фәнендә кабул ителгән уртача 30-33 елны куеп исәпләгәндә, шәҗәрә башындагы Әбүсуфиянның XIV гасыр башында яшәгәнлеге мәгълүм була!
Бу нәсел — татар тарихында билгеле нәселләрдән. Ул Шиһабетдин Мәрҗанинең «Мөстәфадел -әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабында да телгә алынган.
Ташның икенче ягында Бибифатыйманың мулла Исмәгыйль җәмәгате булганлыгы, Исмәгыйльнең атасы мулла Ис (... — тулаем укылмый), аның атасы мулла Габделкәрим, аның атасы Бәймәт икәнлеге язылган. Шунда ук яшәү-үлем, фани дөнья-бакый дөнья хакындагы шигъри юллар теркәлгән.
Раиф Мәрданов, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Милли китапханәсенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Ирек Һадиев, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары.
Фоторәсемдә: Балтач районы Шеңшеңәр авылы зиратындагы Мөхәммәдрәхим мулла кызы Бибифатыймага куелган кабер ташы. 1870 ел.
«Хезмәт» (ТР Балтач районы газетасы) 27 ноябрь 2002 ел, №96