Татар эпиграфик истәлекләренең тарихы бик бай һәм зур. Безнең фәндә урта гасырлардагы ташъязмалары, ягъни Болгар һәм Алтын Урда дәверләренә караган истәлекләр шактый өйрәнелгән. Ләкин ул чордагы ташларның да фән өчен билгесезләре, сирәк булса да, табылып тора. Ә Казан ханлыгы дәверендәге борынгы кабер ташлары һаман да тулаем өйрәнелеп, исәпкә алынып һәм тикшерелеп бетмәгән.
Татар дәүләт гуманитар институтының
икенче курс студентлары - булачак тарихчылар Раил Галиев
һәм Динар Зиннуров хәбәр
итүенчә, алар 2004 елның көзендә
Кайбыч районының Кече Кайбыч авылына барып андагы борынгы
ташларны махсус өйрәнүләре кызыклы яңалыкларга
китерде.
Борынгы болгар-татар эпиграфик ядкәрлөрен өйрәнгән
галим Һарун Йосыповның хезмәтендә XVI гасырның
беренче яртысындагы татар ташъязмалары сакланган авыллар исемлегендә Кайбыч
районының Кече Кайбыч авылы да күрсәтелгән1. Ләкин
анда ничә таш барлыгы һәм кайсы елларныкы икәнлекләре,
кемгә куелган ташлар булуы да әйтелмәгән. Шушы мәгълүматлар
күрсәтелми торып, эпиграфик истәлек фәнни әйләнешкә
кергән дип исәпләнми. Борынгы эпиграфик истәлекләрне
өйрәнгән бүтән галимнәрнең хезмәтләрендә
дә Кече Кайбычтагы ташлар турында язылмаган. Тау ягындагы күп кенә
татар авылларының тарихларын һәм шул исәптән
эпиграфик ядкәрләрен дә өйрәнгән Каюм Насыйри
әсәрләрендә дә бу авыл ташлары турында хәбәрләр
юк. Дөрес, борынгы кулъязмалар белгече, галим Марсель Әхмәтҗанов
1978 елгы археографик экспедиция вакытында Кече Кайбычтагы борынгы ташларны
күреп укыган. Бу хакта ул Апас районы газетасында белдерсә дә,
ташъязмаларның төгәл даталары һәм аларга уелган
кеше исемнәрен әйтмәгән2.
Кече Кайбыч авылының көньяк-көнчыгыш тарафындагы калкулыкта, агач чардуган белән бүлеп алынган куе куаклык эчендә урталай сынган, әмма ватык өлеше төбенә бастырып куелган бер иске таш бар. Ул ташка гарәп язуының куфи төре белән чокылган хәрефләр һәм бизәк рәвеше буенча, беренче караштан ук, аның болгар чоры ташы булуы аңлашыла. Кызганычка ки, аның иң мөһим мәгълүматы - кемгә һәм кайсы елда куелганлыгы уелган урта юллары сакланмаган. Өске өлеше һәм аскы юллары гына бар. Бу таш кайчандыр сынып, аның уртадагы бер өлеше уалган булса кирәк. Безнең фаразыбызча, ташның сакланып калган югарыгы өлеше җирдә утырып калган төбенә соңрак дәвердә (якынча моннан 30-40 еллар элек) җайлаштырып, юынып утыртылганга охшый. Ул чор ташларына хас булган, уртадагы, төп мәгълүматы язылган юлларның булмавы шушы фикергә этәрә һәм чардуган коймасы янында 3-4 иске тимер балта ятуы да уебызны куәтли. Бу ташның сакланып калган өлешенең зурлыгы 110 х 67 х 21 см үлчәмнәрендә. Анда мондый сүзләр уелган:
Бу таш, күрәсең, Һ. Йосыповка билгеле булмаган. Юкса, аның хезмәтендәге болгар дәвере ташлары сакланган авыллар исемлегендә Кече Кайбыч та күрсәтелгән булыр иде. Башка галимнәрдә дә бу таш турында мәгълүмат очратмадык. Ташның төгәл датасын билгеләү кыен. М. Әхмәтҗанов аны XIV гасырның беренче яртысына нисбәт итә3. Ләкин борынгырак, ягъни XIII гасырның икенче яртысыныкы булуы да ихтимал.
Шушы аерым каберлектән ерак түгел генә иске зират бар. Ул шактый гына мәйданны били һәм агач койма белән әйләндереп алынган. Зират эчендә сирәк кенә агачлар, куаклар һәм берничә аерым агач чардуган бар. Алар эчендә Казан ханлыгы чорындагы тарихи ташъязма ядкәрләр шанлы елларның моңсу шаһитлары булып торалар.
Кече Кайбыч авылында яшәүчеләр бу зиратның элек шактый зур мәйданны биләгәнлеген һәм аның халык телендә «Изгеләр зираты» дип йөртелүен сөйләделәр. Имеш, элекке заманда бу зират изге дип саналганлыктан, якын-тирәдәге башка авыллардан да мәетләрне китереп җирләгәннәр. Зиратның шактый киң мәйдан биләве шуның белән аңлатыла дигәнрәк фикер дә әйттеләр. Бу зират урынының бер өлеше 1986-1987 елларда сөрелгән һәм анда булган борынгы ташлар, имеш, шунда авып, уалып-таралып беткәннәр. Димәк, кайчандыр зур булган зиратның хәзерге өлеше генә сакланып калган. Әйтүләренә караганда, бу өлешендә дә элегрәк иске язулы ташлар күбрәк булган, вакытлар үтү белән алар авып-ватылып, җиргә иңеп беткәннәр. Хәзерге вакытта Кече Кайбыч авылының иске зираты эчендә гарәп язулы, тулы сакланышлы өч таш бар. Алар өчесе дә Казан ханлыгы чорына, XVI гасырның беренче яртысына карыйлар. Тәфсыйльләбрәк һәрберсенә тукталып үтик.
Ирек Һадиев,
Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары,
Раиф Мәрданов,
филология фәннәре кандидаты
РЕЗЮМЕ
В статье специалистов по изучению татарских эпиграфических памятников И. Хадиева и Р. Марданова описываются недавно обнаруженные близ деревни Малые Кайбицы Кайбицкого района Республики Татарстан памятники: один - булгарского периода, три - периода Казанского ханства (1521 и 1524 гг.).