Татар халкы бик
ерак гасырлардан килә торган үзенчәлекле тарихка бай.
Хәзерге вакытта аны тулыландыру, баету мөмкинлекләре артты.
Ләкин тарихыбызда, мәгълүм сәбәпләр
аркасында барлыкка килгән «ак таплар» да, аз өйрәнелгән
чорлар да күп әле.
Бу
«тап»ларның бер өлеше бигрәк тә Казан ханлыгының
соңгы чорларыннан алып XVII—XVIII гасыр башларына кадәргә дәвергә
карый. Шул ук вакытта, татар халкының борынгы чорга караган тарихын
билгеләгәндә, тарихчылар арасындагы фикер төрлелеге
дә комачаулый. Шушы бәхәсле чорларны
өйрәнгәндә, безгә кабилә билгеләре,
тамгалар булыша ала.
Кызганычка
каршы, бездә авылларның тарихы да тулысынча язылмаган әле
һәм шуңа күрә күп очракта аларның
башлангыч тамырларын билгеләп тә булмас, чөнки алар инде
өзелгән дә сыман.
Мәсәлән,
Яңа Сала авылы. Аның исемендә борынгылык чагылмый кебек.
Әмма үзен уратып алган, тирә-яктагы борынгы, тарихта эзле
авыллар арасында утыруына карамастан, аның да алар арасында үзенчәлекле
тарихы бар. Бу үзенчәлекне күрер өчен аның
зиратына барырга кирәк. Ә анда без каберләргә куелган
бихисап имән казыкларының тамгалар белән чуарлануын
күрербез. Аларда — тарих эзләре.
Балык бистәсе районы, Яңа Сала авылы
зиратындагы тамгалар
Мәгълүм
булганча, болгар халкы IX—X гасырларда ук Идел буенда үзенең зур
дәүләтен төзи. Бу дәүләт күп
кенә кабиләләрнең берләшүеннән туа.
Шул кабиләләрнең урнашуын, үзара йогынтыларын
өйрәнү дә шул чор табылдыкларына игътибар итү бик
мөһим. Ул чорның олуг шәһәре — Биләр.
Андагы казу эшләре вакытында табылган 100 чүлмәк ватыгына 3—4
тамга табылуы туры килә. Гомумән болгар чорына караган
меңнән артык тамганың 80—85 проценты Биләр
шәһәре һәм аның тирәсендәге яшәү
урыннарына туры килә. Саннардан күренгәнчә, олуг
Биләр болгар кабиләләренең кайнап торган зур бер
үзәге булган. Археологик материаллар нигезендә,
Биләрдә табылган тамгаларны төньяк Кавказдагы борынгы
болгарлар яшәгән урыннарда табылган шул чор тамгалары белән
чагыштырып карау мөмкинчелеге дә бар. Алар арасында күпмедер
аермалык булса да, асылда нигезләре бер үк. Бу очракта
тамгаларның билгеләнү вакытындагы аермалыкның II—III гасыр булуын да
искәртеп узарга кирәк.
1236 елда
булган монгол һөҗүмнәреннән соң
Биләр шәһәре яшәүдән туктый.
Ләкин шушы җирлектә яшәгән халыкларның
Алтын Урда чорына караган табылдыкларындагы тамгалар да шул ук, бары тик
аларның саны гына дистәләрчә тапкыр кими. Моның
сәбәбе, Бөек Болгар төбәге кичергән
дәһшәтле чорларда кабиләләр арасындагы
аермалыкларның кимеп, шул җирлектә халыкның
милләт булып оеша башлавында. Бу чорда рун язулы ташлар да кимеп юкка
чыга. Андагы үзгәрешләр Болгар, Алтын Урда
дәүләтендә гарәп әлифбасына
нигезләнгән язуның тотрыклы урын ала барып, ислам
диненең ныгытуына бәйле.
Өлешчә
Болгар җирлегендә туган Алтын Урда һәм Казан
ханлыгының башлангыч чорына караган башка
шәһәрләрдә табылган тамгаларның ешлыгы
һәм урыннары да кызыклы нәтиҗәләргә
китерә. Бу чорга караган йөздән артык тамганың зур
өлеше Болгар һәм Ага-Базар, Иске Казан һәм Урмат
шәһәрчегенә карый. Әлеге
шәһәрләр элекке Болгар
дәүләтенең көнбатыш өлешенә
урнашканнар. Ә көнчыгышта урнашкан Җүкә тау,
Чаллы шәһәрләрендә һәм алар
тирәсендәге шул чор авылларында табылган тамгалар бик сирәк.
Аларның табылышы мең табылдыкка бер генә туры килә. Бу
аермалыкның нәтиҗәсе Алтын Урда чорында болгарлардан
көнбатыштарак яшәүче кыпчакларның йогынтысы
нәтиҗәсендә булуы мөмкин. Элек-электән
бертуган кыпчаклар белән болгарлар уртак һун «казанында»
кайнаганнар.
Төньяк Кавказда яшәгән болгар
кабиләләренең VIII—X гасырларга караган тамгалары
Кыпчаклар,
болгарлардан аермалы буларак, үзләренең тарихи юлларында
берничә дала дәүләте төзегәннәр.
Утрак тормыш булмаганлыктан, анда кабилә аермалыклары тиз генә
югалмый, гомерлерәк була. Шунлыктан, кыпчакларда ыруг, кабилә,
нәсел тамгалары XIV—XVI гасырларгача саклана. Тау ягындагы татар авылларында
хәзергәчә тамгалар куллану очраклары бар. Бу авыллар
зиратының борынгы өлеше тамгалы кабер ташлары белән
чуарланган. Кыпчакларның тамгалары Казах, Үзбәк
һәм Кырым татарларының тамгалары белән дә якын
охшашлыкта тора. Аларның антропологик төзелешләрендәге
якынлыклары да фәндә билгеле.
Тамгалар
болгар-татарлар белән күрше булып яшәгән башка
халыкларда да бар. Сирәк булса да, урысларда очраган тамгаларның да
шул ук кыпчакларныкы яисә алар тәэсирендә барлыкка
килгәнлеген күрү кыен түгел. Ә Мари, Чуаш
тамгалары исә, аерым тикшеренүләрне сорый. Тамырларыбыз уртак
булган башкорт халкының да дәүләти оешмасы
булмаганлыктан, алар XVII—XVIII гасырларга кадәр кабилә, ыруг булып
яшиләр. Алар белән керешкән кыпчак тамгалары да үз
җирлеген таба. Башкорт тамгаларының атама-әйтемнәре
дә билгеле. Бүгенге көндә башкорт галимнәре
тарафыннан тамгалар турында берничә томга җитәрлек материал
тупланган. Хәзерге вакытта төрле өлкәләрдә
яшәүче татарларның тамгалары башка төбәк
тарихчылары тарафыннан үзләштерелүе дә
күзәтелә. Бу миллионнан артык татар яшәгән
Башкортстан төбәгенә дә карый. Кызганыч, без бу
өлкәдә дә үзебезнең тарихи байлыгыбызны
югалта барабыз.
Әлеге
язмам белән мин игътибарны халкыбызның тарихына кагылышлы барлык
тамгаларны җыю, барлау һәм өйрәнелергә
тиешлегенә юнәлтәсем килә. Төгәл шунысын
әйтергә була — татар тарихына караган фәннең бу
өлешендә тикшерүчеләрне кызыклы ачышлар
көтә.
Тик
күңелдә борчулы хисләр дә кала бирә.
Зиратта безгә кайбер тамгаларны ярым черек имән баганалардан
җыярга туры килде, ә яңа каберләрдә имән
казыкларның бер өлеше буш, тамгасыз иде.
Үзеннән-үзе сорау туды: нәрсә бу, алар тамгага ия
түгелме, әллә инде без тамырларыбызны югалта барабызмы? Сорау
ачык, тик вакыт кына көтми...
Чагыштырма таблица
Нурулла ГАРИФ.
Балык Бистәсе районы, Яңа Сала авылы.