"Тагын шул якта — Олы Әтрәч дигән мөселман авылының Иделгә таба ягында, авылдан өч-дүрт чакрым ары "Шунгаты өсте" дигән урында егерме бер таш бар. Бер-берсеннән бер колачтан ун колачка кадәр ераклыкта урнашканнар. Боларның кайберләре саф татар телендә, кайсылары чуаш сүзләре белән аралаштырып язылган, алар 702 (1302), 703 (1303), 714 (1314), 724 (1323), 725 (1324), 747 (1346) елларда вафат булган кешеләр каберенә куелган ташлар икән. Авыл халкы сүзенә караганда, борынгы заманнарда биредә мондый ташлар күп булган.
Моннан җитмеш еллар элек Әтрәчтән биш чакрым көньяктарак урнашкан Җанбакты исемле рус авылы алпавыты шул авылга чиркәү салдырганда, нигезенә таш кирәк булгач, шундагы тигез ташларны кулай табып, мөселманнарның олылап хөрмәт иткән ташларыннан егерме-утызлабын агач чиркәүнең нигезенә куйдырган. Әтрәч авылының яше сиксәннән узып барган мөәззине түбәндәгеләрне сөйләде:"Мин бала чагымда атам белән шул авылга йомыш белән барганда ул ташларны төзәтеп куйганнарын карап тордым. Атам елап: "Менә, балам, безнең авылыбыздагы газизләрнең каберләре өстендәге ташларны чиркәү бусагасына куялар", — дип әйтте".
Бу юлларны мәшһүр галимебез Шиһабетдин Мәрҗани XIX гасыр ахырларында язган. Мөселман кабер ташларын шушылай вәхшиләрчә мәсхәрәләү бик күптәннән килә. Болгар шәһәрендәге рус чиркәве дә мөселман бабаларыбызның кабер ташларына корылган. Менә әле күптән дә түгел, Казан кремлендәге Благовещенье чиркәвен төзегән ташлар арасында да кабер ташлары кулланылган булуын белдек. Ә инде узган гасырларда рус мужикларының шул ук Изге Болгарыбыз ташларын яндырып известь ясауларын әйтәсе дә юк...
"Милләт календаре 1999 ел" (16 октябрь бите). Казан