Шулай итеп, мин үз
гомеремдә исем-фамилиям дөрес язылган документ йөрткән
кеше түгел. Чын мәгънәсендә татарча исем
шәрифләремне теркәү бүгенгә кадәр
эшкә ашмастай хыял булып кала бирә.
Кара сакалың кая барсаң
да, артыңнан калмый дигәндәй,
өйләнешкәндә никах турындагы, балалар дөньяга килгәч,
туу турындагы таныклыкларда исемнәрнең татарча вариантлары да
чатаклыклардан арына алмады. Синең белән ана телендә
сөйләшергә дә, яисә тыңларга да
теләмәгән сәркятиб туташлардан (аларның
күбесе гадәттә татар кызлары) дөреслекне дәгъва
итү шайтаннан иман көтү белән бер иде.