Тарих битләренең кайбер серләре каберташларда саклана. Германиядә ачыкланган иң борынгы татар кабере 1762дән 1769 елларда узган Җидееллык сугыш вакытына туры килә. Ул — татар нәселеннән чыккан поляк офицеры Мостафа Зөлкәй улының кабере икән. Саксониянең Диппольдисвальде дигән җирендә урнашкан йолдыз белән ярымай кагылган монумент әле булса да исән. Аңа Мостафа Зөлкәй улының кыю сугышчы булуы, поляк патшасына хезмәт итүе һәм шушы урында барган сугышта һәлак булганлыгы турында язылган.
Тагын да борынгы бер кабер Дрезден янындагы Кляйнбойха дигән урында табылган. Ул 1813 ел белән билгеләнә, ягъни Наполеон гаскәрен җиңеп, русиялеләрнең армиясе Париждан кайтып килгән чор. Мәгълүм булуынча, урыс армиясе сафларында татар, кырым-татар һәм башкорт кавалеристларының эскадроннары булган. Шуларның берсе, димәк, өенә кайтканда Германия җирендә үлеп калган. Аны татар йоласы буенча күмеп, таш салганнар. әмма Диппольдисвальдтагы каберлекне һәрчак карап, тәртиптә тотсалар, Кляйнбойхтагы кабер урман куышында урнашкан. Шуңа да ул ташландык хәлдә, тик еллар сынавына бирешмәгән ташлары гына туган җиреннән еракта ятып калган егетнең хәтерен саклый сыман.
Германиядә татарларның тарихы, һичшиксез, беренче дөнья сугышы белән дә бәйле. Ул чакларда Русия армиясенә бик күп мөселманнар чакырылган. Сугыш дигәнең бик аяусыз нәрсә: кан исе, күз яшьләре, үле гәүдәләр... ә әсирлек газаплары? Немецлар шул вакытта ук инде икенче дин кешеләренә карата үзләренең сәясәтен белдергән булып чыга. Алар Берлиннан ерак түгел мөселманнар өчен аерым лагерьлар оештырган. Шуларның берсенә Русия армиясенең мөселман динле әсирләрен урнаштырганнар. Анда хәтта Германия территориясендә беренче мәчет төзелә, имамы итеп Абдулрәшид Ибраһим билгеләнә. Күрше лагерьда исә француз һәм инглиз колониясенең безгә дин-кардәш әсирләре яшәгән. Төрле исәпләүләр күрсәтүенчә, монда 10-15 мең хәрби тоткын булган. Билгеле, аларның күбесе әсирлек тормышының авырлыкларына түзә алмаган, өстәвенә төрле чир, яралар да меңнәрнең гомерен өзгән. Шуңа да 1915 елда мөселманнар өчен махсус зират ачыла һәм аны татар зираты дип атыйлар. Бу юкка түгел. Русия патшасы армиясеннән монда 409 солдат күмелгән: күбесе — татар һәм башкорт. Немец архитекторлары зиратның инглиз һәм урыс өлеше өчен махсус мемориаль ташлар уйлап тапканнар.
Сугыштан соң зират совет армиясе частьларының штаб зонасында кала. Кызганычка каршы, нәкъ шушы елларда ул вәхшиләрчә мәсхәрәләнә. Совет солдатлары мемориаль ташның өске плитәсен танклар белән өстерәтә, чалма формасында ясалган таяклар да юкка чыга. Кабер ташларында исә «Фәлән елның дембеле» дигән язу гына серәеп тора. Германия кушылганнан соң Хәрби җирләүләр буенча Европа комиссиясе зиратның инглиз ягындагы бар каберләрне тәртипкә китерә һәм өске плитәсен урынына куеп, зур ярыкларын ямап, татар ташын да, тулысынча булмаса да, элекке хәленә кайтаралар.
«Өмет» гәзите (Уфа)