Гайнетдин Әхмәрев
. . . .
Казан вилайәтенең төрле урыннарыннан Болгар заманнарыннан калган иске зиратларда язулы ташлар бар, шуларның берничәсе монда күрсәтеләдер. Бәгъзеләре гарәпчә язылган, бәгъзеләре төркичә, бәгъзеләрендә чуаш сүзләре дә бар.
[Бөек, олуг Аллаһның хөкеме. Галиулла (?) билгесе. Аңа Аллаһның киң рәхмәтләре ирешсен Вафаты җиде йөз... елда]65.
(Румия илә XIV гасыр әүвәлеңдә). Бу таш 20 ел мөкаддәм Тәтештә табылган. Урталай сынганлыктан, ахырында бер-ике сүзе танырлык түгел, хатты куфи илә язылган.
Бу таш Спас өязеңдә Рәҗәп66 карьясенең иске зиратында, хатты сөлес илә язылган. Елы мәгълүм түгел, язуының рәвешеннән XIII гасыр ахырында яки XIV гасыр әүвәлендә куелганлыгы аңланадыр.
(Хатты куфи илә язылган). Бу таш Спас өязеңдә Рәҗәп карьясенең Ташбилге нам иске зиратында. Урталай сынганлыктан, ахырында берничә сәтыры танырлык түгел һәм елы да мәгълүм түгел, язуның рәвешеннән XIII гасырда куелганлык аңланадыр.
[Ул исән, ул үлемсез, һәр тере нәрсә үләчәк. Гомәр улы Исмәгыйль улы Хәсән улы Рәхбазбаб (?). Тарих җиде йөз... елда].
Бу таш Спас өязендә Ташбилге карьясенең иске зиратында, хатты куфи илә язылган.
[Бөек, олуг Аллаһның хөкеме Ильяс улы Исмәгыйль улы Мөхәммәд билгесе. Аңа Аллаһның киң рәхмәтләре ирешсен Тарих җиде йөз алтмыш ел...].
Бу таш та шул Ташбилге карьясендә
[Ул исән, үлемсез. Йосыф улы Мөхәммәд улы Исмәгыйль зиярәте торыр. Аңа Аллаһның киң рәхмәте ирешсен. Фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте. Тарих җиде йөз ундүрт].
(Миладия илә 1315 нче елда). Бу таш Тәтеш өязендә Әтрәч каръясенең иске зиратыңда, хатты сөлес илә гүзәл рәвештә язылган.
[Ул исән, үлемсез. Һәр тере нәрсә үләчәк. Сөярел улы Әҗнәб улы Сатламыш зиярәте. Аңа Аллаһның киң рәхмәте ирешсен. Вафат... тарих җиде йөз егерме ел, рабигыль-әүвәл ае... көн иде].
(Бу да Фәезханов тикшереп алган таш язуы).
Шул ук Әтрәч карьясенең зиратында бәгъзе ташларда елы бу рәвешле язылган:
"Тарих йите йөз икедә", "тарих йите йөз өчдә", "тарих йиде йөз кырык ииде".
Әтрәч карьясенә якын Җанбакты67 дигән рус авылының кәнисә янында ике язулы таш бар. (Шул Әтрәч зиратыннан алган булмак кирәк). Берсе хатты куфи илә язылган, кәнисәнең баскычында ята, кеше аяк астында булганлыктан язуы бик ачык түгел, бу сүзләрне генә язып алынды:
Икенчесе гүзәл рәвештә хатты сөлес илә язылган, мәгәр кәнисәнең уң ягындагы ишек бусагасында куелганлыктан, ике башы да дивар астына кереп калган, шул сәбәпле, бу сүзләрне генә уку мөмкин булды:
[Бөек, олуг Аллаһының хөкеме Мир Ибраһим Инал улы Шәһид хаҗи билгесе... Аңа Аллаһның киң рәхмәте ирешсен. Вафат тарих җиде йөз егерменче ел, мөхәррәмнең 1 яки икенче көне иде].
Бу ташның язуын Казан дарелфөнүнендә лисане төрек мөдәррисе Фәезханов күчереп алган, ләкин кайдан алганлыгы мәгълүм түгел.
[Ул исән, үлемсез, һәр тере нәрсә үләчәк. Хаҗи Мәхмүд бине Хөсәен әл-Болгарый. Аллаһ аның рухын изге кылсын һәм каберен нурласын. Аллаһым, аңа киң рәхмәтләреңне ирештер. Ул Аллаһы тәгалә рәхмәтенә рамазан аенда, җиде йөз утыз җиденче елда иреште].
(Миладия илә 1331 нче ел була). Бу таш хәзердә Спас өязенең Матвеевка дигән рус авылының кәнисә ихатасы эчендә ята, хатты сөлес илә бик гүзәл рәвештә язылган югары башындагы өченче сәтыры танырлык түгел. Ташның озынлыгы 3 аршин, киңлеге бер аршин, калынлыгы алты вершок кадәр.
(Миладия илә 1291 нче ел була). Бу таш 1899 нчы сәнә Болгар шәһәренең хәрабәсендә Олуг мәсҗид янындагы таш бинаның эченнән табылып, 1904 нче сәнә Казанга китерелгән. Хәзердә дарелфөнүн китапханәсенең бер диварына беркетеп куелган. Озынлыгы 4 аршин, киңлеге бер аршин да ике вершок, калынлыгы 4 вершоктыр. Язуы бик ачык, хатты сөлес илә калкытып язылган. Бу таш җир астында кирпечтәй әйләндергән көймә өстендә табылганлыктан, мәзкүр бинанын кабер өстенә корылган ихата икәнлеге беленде. Олугларны мәсҗид янына күмү гадәт булган икән.
65. Кабер ташлары текстларының транслитерациясе һәм тәрҗемәләре Г. Әхмәрев укылышы буенча бирелделәр. Бу текстлар соңгырак дәвер галимнәре (Һ. Йосыпов, Ф. Хәкимҗанов һ.б.) укылышында беркадәр аермалар да бар.
66. Хәзерге Татарстаннын Спас районында (төз. иск.).
67. Хәзерге Татарстаннын Тәтеш районында.
Текст "Болгар тарихы" (1908) хөзмәтеннән - "XXI. Казан дарелфөнүнендә Асаре гатыйка җәмгыяте һәм аның Болгар шәһәренең урынындагы асаре гатыйкаларны саклавы" бүлегеннән китерелә.
Гайнетдин Әхмәрев. Тарихи-документаль җыентык. Казан, “Җыен-ТатАрт”, “Хәтер” нәшрияты 2000