Изге кабер... Шушы сүзне телгә алуга, хәтерем аша үткәннәргә — балачакка әйләнеп кайтам. Әнә мин Яңа Татар бистәсендә, зират каршында гына яшәүче әбием белән Өч чокыр янында утырам. Бирегә без еш киләбез. Гадәттә зиратка көнбатыш яктан керәбез. Кызыл кирпечтән ясалган капка әбиләрнең өй тәрәзәсеннән дә күренеп тора. Ул чакта җиде изге кыз кабере яныннан үзәк юл үтә иде. Хәзер аны «Точмаш» заводы бинасы каплаган.
Хәтерлим әле: кабер янында һәрвакыт әбиләр намаз укып утыра. Тирә-якта куе әрәмәлек. Ә кабер өстендә гади генә ак канәферләр үсә. Ул чакта кабер турыпочмак рәвешендә такта койма белән әйләндереп алынган иде... Зират коймасы янына буямыйча гына зур эскәмия ясап куйганнар. Баш очында гына туктаусыз кошлар сайрый...
Әби кабер янына утыра да, йомшак тавыш белән намаз укырга керешә. Ул гарәпчә белә. Безнең белән килгән әнием: «Улым, бу — изге кабер. Бирегә язлар җиткән саен җиде кош очып килә», — дип колагыма пышылдый.
Ул чакта миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Һәм мин, ниндидер зур бер сергә катнашы бар кешедәй, тын да алмыйча тыңлап утыра идем...
Рәсми чыганакларда әлеге кабер турында мәгълүматлар юк диярлек. Риваятьләр генә яши. Имеш, Явыз Иван гаскәрләре Казанны алган чакта кызлар шәһәр диварлары янына киләләр дә, дошманга ләгънәт яудыра башлыйлар. Ә үлем куркынычы янагач, чигенергә мәҗбүр булалар. Элек-электән халык изге дип йөргән өч чокыр яныннан узганда җир ярылып батыр кызларны үзенең кочагына ала.
Әгәр бу риваятьне тикшеренү эшендә нигез итеп алсак, күп кенә фикер каршылыклары туар иде. Чөнки кайбер вакыйгалар арасында эзлеклелек юк.
Мәгълүм ки, Казан көз айларында яулап алына. Елъязмалар раслаганча, ул каһәрле көннәрдә көчле яңгырлар яуган, аяк асты бик пычрак булган. Фаҗигале икенче октябрьгә кадәр кояшлы көннәр торган дип уйласак та, бүгенге «Яшь гаиләләр бакчасы» урынындагы сазлык шул арада гына кибеп өлгермәс иде. Димәк, Өч чокырга таба юл бикле булып чыга. Тагын шунысы билгеле: язгы ташулар вакытында Идел суы бистәдә яшәүчеләрнең шәһәр белән элемтәсен өзеп, сазлыкны күмеп китә һәм җәй урталарына кадәр шулай тора. Халык 1956 елда дамба төзелгәч кенә бу бәладән котыла.
Гомере буена Яңа Татар бистәсендә яшәгән, зиратта чокып рәсем ясаучы булып эшләгән Рафаэль абый кызларның үлеме турында өлкән кешеләрдән төрле юрамалар ишеткән. Берәүләр, кызларны көчләп христиан диненә күчермәкче булганнар һәм алар шуңа ризасызлык белдереп үз-үзләренә кул салганнар, дип сөйлиләр. Икенчеләре, кызларның чибәрлегенә кызыккан дошман укчылары аларны эзәрлекли башлаганнар һәм сазлык читендә, әрәмәлектә кызлар белән ни булганын бер Ходай үзе генә белә, дип әйтәләр.
Кызлар барысы да тормыштан бер үк вакытта китәргә карар кылганнар, дигән юрама ничектер ышандырмый. Әйе, бер, ике, яки өч кешенең үз-үзенә кул салуы ихтимал. Ә инде сылу җиде кызның мондый фаҗигале адымга бара алуы шикләндерә, барыбер шикләндерә.
Изге кабернең йолалар кабере булуы мөмкин. Аның нәкъ менә булачак зират мәйданында барлыкка килүе дә мәсьәләгә ачыклык кертми. Укучым, мөселман халкы үзләренең туганнарын изгеләр кабере янына күмәргә омтылган, шуннан бу урында зират ясалган дип, минем белән бәхәскә керер бәлки. Эш шунда ки, 1750 елга кадәр бүгенге Яңа Татар бистәсе урынында Поповка дигән урыс авылы булган. Соңрак губирна хакимияте карары белән аны көньяккарак күчерәләр, Поповка авылы хәзер дә шунда. Табигый ки, күчеп килгән урыслар мөселманнарны эзәрлекләгән елларда үзләренең өйләре янында ук изге татар кабере торуы белән һич кенә дә килешмәсләр иде.
Мөгаен, бу кабер XVIII гасырның икенче яртысында гына барлыкка килгәндер.
Рафаэль абзый сөйли: берничә ел элек зиратка серле генә бер карт керә. Ул тыйнак кына үзен җиде кызның туганы дип таныштыра, һәйкәл кую өчен җыйган акчаларын да биреп калдыра. Аннан соң аксакал юкка чыга...
Кабер янында утырган чал чәчле, таза гәүдәле, әле дә чибәрлеген җуймаган Рафаэль абый:
— Беләсезме, бу — сихерле урын, — диде.
Бистәдә туып үскән, балачакта зиратны аркылыга-буйга гизгән кеше бүген күзләрен томалаган хәлдә дә берәм-берәм каберләрне күрсәтә ала. Шуңа карамастан, изге кабер янына җиткәч ул үзендә ниндидер чит бер көчнең тәэсирен тоя, туры юлны таба алмыйча бик озак әрәмәлектә адашып йөри.
— Алдашсам, күзем чәчрәп чыксын! — Рафаэль абзый иманлы карашын миңа төбәде. Һәм теге карт... — дип дәвам итте абзый, — биредә намаз укыганда ниндидер исемнәрне атады. Аннары икәү сөйләшеп барганда, һәйкәл куярсың, дип миңа акчасын бирде. Мин әллә нинди сәер хәлдә идем. Аны капкага кадәр озата киттем. Шулчакта кемдер чакырып алды. Бер түрә хатынының әтисе үлгән икән. Шуны күмү турында сөйләшергә килергә тиешләр, ди. Кыскасы, мин онытылып киткәнмен. Аннары кылт итеп исемә төште — карт теге кызларның исемнәрен әйтергә онытты ич. Аңыма килеп капкага таба йөгердем. Әмма мәйданчык буш иде инде. Карт машинага утырып киткән ахры, дип уйлап куйдым, бу хәлгә артык әһәмият бирмәдем. Исемнәре булмагач, һәйкәлне ничек куярмын инде дип көне буе борчылып та йөрдем әле. Өйгә кайтырга җыенгач, гадәт буенча эш киеменең кесәләрен тикшерә башладым. Күкрәк кесәсендә дәфтәрдән ертып алынган бер бит чиста кәгазь бар иде. Мин аңа кабер өстенә куелачак һәйкәлнең үрнәген сызып, серле картка күрсәтергә уйлаган идем. Эшкә килгәндә исемә төште: карандашым сынык бит, аны очларга онытканмын. Кыскасы, һәйкәлнең үрнәген ясый алмадым... Һәм менә өйгә кайтып китәр алдыннан кәгазь битен чүплеккә ташларга җыенганда гына анда ниндидер бер язу күрдем. Йа хода, үз күзләремә үзем ышанмадым! Кызларның исеме! Беләсеңме, мин мәетләр белән эш итә торган кеше, әллә ничә тапкыр каберләрне яңадан ачып карауда катнаштым— моңарчы керфегем дә селкенгәне булмады. Ә бу юлы бөтен гәүдәм калтырарга тотынды. Бу — курку тудырган калтырану түгел иде. Мин тәнгә иңгән рәхәтлектән калтырандым. Һәйкәлгә исемнәр чокып язганда да эшем җырлап барды. Сүз уңаенда әйтеп үтим, зиратта эшләгән чорда шагыйрьгә әйләндем. Баштарак заказ буенча ташъязмалар иҗат итсәм, хәзер шигъри юллар үзеннән-үзе туа. Мәсәлән, фоторәсемнең күчермәсен чокып ясыйм ди. Күрәм: җир астында инде күптән череп таркалган кешенең йөзе шомартылган мәрмәргә саркып чыга. Нәкъ менә шул чакта әлеге кешегә карата мактау җыры туа. Яшәү белән үлем арасындагы чиктә торган куркыныч, шашкын шатлану тойгысын менә шунда кичерәсең инде ул. Бәлки мин акылдан язган бәндәдер. Бу хакта бәхәсләшергә җыенмыйм. Бит барлык шагыйрьләр дә бүтән дөнья белән яшәүче затлар. Ә кабер казучы, ташъязмалар иҗат итүче шагыйрьдән дә өстенрәк әле. Әйе, син кызларның исемнәренә кагылышлы тарихка ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Ләкин мин сөйләгәннәргә бәя биргәндә син шуны онытма: җир йөзендә кабер казучылардан да аеграк акыллы кеше юк.
Бәлки саташкансыңдыр, дияр идең: мин эчмим. Сәламәтлегемнән дә зарланганым булмады, — диде Рафаэль абый, сүзен йомгаклап һәм коңгырт-кара күзләрен тутырып, тагын миңа карады.
Зират хакимияте серле аксакалның акчасына өстәп борынгы таш янына кызларның исемнәре уелган һәйкәлне куя. Менә ул исемнәр:
Мөхәммәтхасим кызлары Зиратка керү өчен яңа капка ясалгач, изге кабер ятим булып бер читтә калды. Элек биредә дога кылып хәерче картлар утыра иде, хәзер алар да күренми. Заманасы буталчык бит аның: бүген мөселман картлары, карчыклары үтерелгән каракларга куелган мәрмәр һәйкәлләр янында дога кылалар — анда сәдаканы күбрәк бирәләр шул...
Изге кабер телгә алынган чыганакларны эзләү дәвам итте. Казан тарихы белгече Рафаэль Мостафин миңа «Татарстан» журналында дөнья күргән «Әдәби сүзлек»не укып карарга киңәш бирде. Анда язылганча, борын-борын заманда җиде кыз, ирләрчә киенеп, мәдрәсәгә укырга кергәннәр дә, көннәрдән бер көнне хәйләләре ачылып, фаш булганнар имеш. Ләкин... сөенергә барыбер иртәрәк әле. Ниндидер эчке, җиденче тойгы кызларга кагылышлы маҗаралы риваятьләрнең әлләни борынгы булмавын искәртте. «Татар халык иҗаты» дигән китапта да җиде кыз турында бәет бар. Каргалы авылында яшәгән җиде байның кызлары шәһәргә килеп мәдрәсәгә укырга керәләр. Мулла малае мунча керүче шәкертләргә су китергәч, шыр ялангач кызларны күрә һәм коты алынып чыгып йөгерә.
Мулла шунда ук аларның берсен — Бәдриҗамал исемләсен үзенә хатынлыкка ала.
Әйе, Хуҗа Нәсретдин мәзәгенә охшашрак тарих. Әмма ләкин бу бәет XVI һәм XVII гасырлар — җәзалау экспедицияләре, христиан динен көчләп тагу кебек вакыйгаларны эченә алган канлы елларга туры килми. Иң мөһиме — бәеттә «җиде байның җиде кызы» турында әйтелә. Ә кабер өстенә куелган һәйкәлдә бер ата — «Мөхәммәтхасим кызлары» дип язылган. Ташъязмада Бәдриҗамал исеме бөтенләй юк.
Искәрмәдә бу бәет шәкертләр арасында зур популярлык казанган дип әйтелә. 1907 елда күчереп язылган, КДУда сакланган икенче бер үрнәк искәрмәсендә исә, мондый хәл 1825 елда булган, ә бәет үзе 1858 елда иҗат ителгән, диелә.
Бәеттә кызларның фаҗигале үлеме турында берни дә әйтелми. Бу исә мәдрәсәгә укырга кергән җиде чибәр кызның изге кабергә бернинди кагылышы булмавын дәлилли. Кызларның үз-үзләренә кул салулары кебек зур вакыйга халык авыз иҗатында һичшиксез чагылыш тапкан булыр иде.
Каракалпак халкы дастанында да җиде кыз турында маҗаралы риваять барлыгы билгеле. Аерма шунда гына — тау кызлары олы юлларда кеше талап көн күргәннәр. Багдадта туган, Урта Азия аша безгә килеп җиткән сихерле җиде саны, мөгаен, төрле сюжетларда илләр гизеп йөридер әле.
Чынбарлыкка аек күз белән карасак, әлеге кызлар Әби патшаның шәһәр читендәге зиратлар турындагы карары уңаеннан 1780 еллардан соң күмелгәннәр, дип уйларга тулы нигез бар. Югыйсә, кызлар хәзерге Киров урамы белән кисешкән Кораиш бистәсенең иске зиратына күмелгән булырлар иде.
Бер үк сәгатьләрдә тормыштан киткән кызлар язмышы... Ирексездән 1780, 1812 һәм башка елларда булган ваба авыруы турындагы вакыйгалар хәтергә килә. Бу авыру кешеләрне дәрәҗәләренә карамыйча рәттән кырып бара. Яңа зиратта барлыкка килгән җиде кыз кабере дә шушы авыру нәтиҗәсе булырга мөмкин ич.
Бәхетсез кызлар! Әйе, дога кылучылар бүген дә изге кабер яныннан битараф кына үтеп китмиләр. Әнә, берәү кабер өстендә кошлар күргән. Икенчеләре аларның язлар саен кабат әйләнеп кайтуларына игътибар иткән. Өченче кеше исә ул кошларны санарга да өлгергән. Җиде кош. Әйе, чын мәгънәсендә сихерле сан...
Бер-бер артлы буыннар алышына тора. Ә риваять һаман да яши. Аллага табынган саф күңелле әби-чәбиләр аны бер-берсенә сөйләгәндә, дини төсмерләр дә өстәп җибәргәннәрдер. Әлбәттә, алар риваятьнең еш кына хакыйкатьтән көчлерәк икәнен йөрәкләре белән аңлаганнардыр. Кеше аңында гасырлар дәвамында яшәп килгән бөтен нәрсә чынбарлыктагы вакыйгалардан өстенрәк шул.
Ни генә булса да, халкымның бу кызлар XVI — XVII гасырлар арасында үтерелгәннәр дип уйларга тулы хокукы бар. Кабатлап әйтәм: борынгы таш... һич кенә дә кабер өстенә куелган таш түгел, дигән фикер яшәп килә. Ул таш — булган фаҗига урынына куелган һәйкәл. Моңа ике әһәмиятле дәлил дә бар. Эш шунда ки, кабер янындагы баткаклыкта кайчандыр мөлдерәмә сулы күл җәйрәп яткан. Хәтта зират уртасында да күл булган. Балачакта әнием анда су коенган (ул чакта күл янындагы баракларда әле кешеләр яшәгән). Ирексездән сорау туа. Көнчыгышта һәм көньякта корырак урыннар булганда нигә әле кызларны сазлык янына күмәргә ди? Кызларның замандашларының каберләрен күрсәткән борынгы ташлар әнә шул корырак урыннарда саклана бит.
Һәм икенче факт. Әгәр бу чынлап та кабер икән, аның өстендә җиде таш торырга тиеш. Ярар, вакытлар узу белән берничәсе җимерелсен дә ди. Аларның өчесе-дүртесе булса да сакланырга тиеш ич. Әниемнең: «Мин яшь чакта кабер өстендә ике һәйкәл тора иде», — дип әйткәнен хәтерлим. Мөгаен, аларның берсе — иске, икенчесе яңа һәйкәл булгандыр. Яңа буыннар бүләге. Бүген дә менә кабер өстендә ике таш тора бит...
Язма авторы һәм журнал редакциясе укучыларны изге кабернең серен ачу буенча башланган эзләнүләрдә катнашырга чакыра.
Айдар Сәхибзадинов
"Идел" журналы, 7/1996