Саба җирлегендәге иң борынгы ташъязма истәлек — Эзмә авылы басуында сакланган XIV йөз кабер ташы. Ул күпләргә мәгьлүм, тексты белгечләр тарафыннан укылган, аның турында фәнни әдәбиятта да шактый язылган, — ягъни, районда яшәүчеләргә дә, галим-голәмага да яхшы таныш. Шуңа күрәдер дә, игътибардан читтә калмаган: чардуган белән әйләндереп алынган, калай түбә белән капланган һәм чардуганына гамәлдәге хәрефләр белән "Йосыфҗан бине Xөсәен. 1332" дигән язу да беркетелгән.
Ссылка на источник: Краеведческий музей Сабинского района Республики Татарстан